Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов «Татарстан 24» телеканалы программасында чыгыш ясаячак

    Трансляция, бүген, 19 майда 12.30 сәгатьтә булачак.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сишәмбе көнне «Татарстан 24» телекомпаниясендә булачак. Анда ул татарстанлыларны борчыган иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    «Татарстан Президенты катнашында әңгәмә уздыру планлаштырыла», — диделәр матбугат хезмәтендә. Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Covid-19 инфекциясенә каршы карантин чаралары шартларында эшмәкәрлек бергәлеге белән бизнеска ярдәм итү чаралары турында традицион онлайн-очрашулар уздырырга планлаштыра.

    • «Татарстан-24» — тәүлек буе эшли торган мәгълүмат телеканалы. Ул көн саен Татарстан Республикасы яңалыкларын трансляцияли.
    • Фото: yandex.ru

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: