Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Россиядә өч елда пенсия 18 процентка артачак

    Шул рәвешле, 2020, 2021 һәм 2022 елларда пенсияләрнең үсеше инфляция дәрәҗәсеннән артып китәчәк.

    Россия Пенсия фонды бюджеты проектына пенсиянең өч ел эчендә 18 процентка артуы кертелгән. Бу хакта Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздовның Бәйсез профсоюзлар федерациясе генераль советы утырышында сөйләгән сүзенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

    «Дәүләт Думасы Пенсия фонды бюджетын беренче укылышта кабул итте. Анда өч елга пенсиянең инфляциядән югарырак булуы турындагы позиция салынган», дип аңлатты ул шул ук вакытта.

    23 октябрьдә Дәүләт Думасы Пенсия фондының өч еллык бюджетын кабул итте. 2020 елда аның дефициты 118,4 млрд сум тәшкил итәргә тиеш, 2021 елда – 28,5 млрд сум, 2022 елда 18,5 млрд сум профицит каралган.

    Федераль бюджеттан трансфертлар 2020 елда 3 трлн 239 млрд сум булачак, 2021 елда -3 трлн 216 млрд. сум һәм 2022 елда - 3 трлн 191 млрд.сум.

    Фото:/pixabay.com

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/30/196187/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: