Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Машина боз астына киткән (+фотолар)

    Казан - Пермь автомобиль юлында килеп чыккан һәлакәт аркасында өч кешенең гомере өзелгән.

    Гадәттән тыш хәл иртән булган. Нократ елгасы аша боз кичүендә Малмыж районы биләмәсендә "УАЗ-Фермер" машинасы боз астына китә. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен санга сукмый. Һәлакәт аркасында йөртүче үзе һәм аның ике пассажирының гомере өзелә, дип яза "Хезмәт даны".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: