Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кыерсытсалар, шалтыратыгыз!

    21 июньдә гаиләләр иминлеге һәм көнкүреш низагларын булдырмау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны эшләячәк.

    “Кайнар линия” телефонына әти-әниләрнең балаларын тәрбияләү буенча вазифаларын тиешенчә үтәмәү, балалар һәм өлкәннәр гомеренә куркыныч янау очраклары турында шалтыратырга була. “Кайнар линия” телефоны: (843)236-00-71. Консультацияләр вакыты: 9-16 сәгатьләр.

    Гражданнарга Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республиканың эчке эшләр, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, республика Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, прокуратура вәкилләре җавап бирәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: