Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кемдәдер – Бәйрәмнәрдән ял итү көне, ә бездә – Сабан туе

    Бүген, 4 июльдә, республикада онлайн форматта Сабан туе була.

    Бәйрәмнәрдән ял итү көне – рәсми бәйрәм түгел, аны британецлар “башлап җибәргән”. Бу көн 90нчы еллар уртасында барлыкка килгән. Барысы Көнчыгыш Лондонда төрле тантаналар оештыручы компания оештырган гадәти булмаган флеш­мобтан башланган. Профессионал­лар шул рәвешле, көн дә бәйрәм оештыру эшеннән ял итеп, үзләренә ял көне ясарга булганнар. Аларның планнары буенча, бу көнне телеви­зор карап, китап укып яки ашарга пешереп, урамда йөреп уздырыр­га кирәк булган. Ягъни тантана яки бәйрәм генә булмасын. 2000нче еллар башында, интернет ярдәмендә, Бәйрәмнәрдән ял итү көне турында бөтен дөнья белеп алган.

    Коронавирус белән бәйле хәл ар­касында, быел безгә күп кенә бәй­рәмнәрдән “ял итәргә” туры килә. Менә шимбә көнне, Бәйрәмнәрдән ял итү көнендә, телевизор каршын­да утырып, Сабан туен билгеләп үтәчәкбез. Быел Татарстанда Сабан туе онлайн форматта узачак. Мил­ли бәйрәмебезнең трансляциясен республика халкы гына түгел, бөтен дөньяда яшәүчеләр дә карый алачак. Татарстан президенты шул хакта ка­рар имзалады. Мондый карар коро­навирус таралуга юл куймау макса­тыннан кабул ителгән.

    Татарстан премьер-министры Васил Шәйхразиев “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, Сабан туе республика телеканалында 8-20 сәгатьләрдә трансляцияләнәчәк.

    Онлайн Сабан туенда театр ар­тистлары, җырчылар һәм сәнгать осталары катнашачак. Шулай ук та­машачылар белән интерактив оеш­тыру да күздә тотыла – кешеләр, сту­дия белән элемтәгә кереп, эфирга чыга һәм, викторинада катнашып, бүләкләр ота алачак. Ә без бүген сезгә бер ел элек булган район Са­бан туеның матур мизгелләрен искә алырга тәкъдим итәбез. Безнең жур­налистлар төшергән фотосурәтләр сезгә ярдәм итәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: