Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Иртәгә Баулы мәктәпләрендә – Соңгы кыңгырау бәйрәме

    25 майда шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә тантаналы линейкалар үтәчәк.

    Быел районда 11нче сыйныфны – 127, 9нчы сыйныфны 348 егет һәм кыз тәмамлый. Мәктәпләрдә тантаналы линейкалар 9 сәгатьтә башлана, бары 7нче мәктәптә – 10 сәгатьтә.

    19 сәгатьтә Октябрь мәйданында чыгарылыш укучылары өчен дискотека була.

    9нчы сыйныф укучылары 24 майда ук йомгаклау аттестациясен тапшыра башлый – инглиз теленнән, ә 11нче сыйныф укучыларының беренче Бердәм дәүләт имтиханы – 27 майда, бу көнгә сайлап алынган предметлар – география һәм рус әдәбияты  имтиханнары билгеләнгән.

    Фотосурәт:"Хезмәткә дан" архивыннан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: