Реклама
Социаль челтәрләрдә «Мәдәни ярдәмче» («Культурный помощник») рубрикасы башлана.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова социаль челтәрләрдә махсус сәхифә ача. Ул биредә атнаның иң кызыклы мәдәни чаралары турында анонс биреп барачак.
«Социаль челтәрләрдә «Мәдәни ярдәмче» («Культурный помощник») рубрикасын башлап җибәрәбез. Ирада Әюпова аны үзе алып барачак», — диде министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов.
Министр үз күзлегеннән чыгып, атна дәвамында театрларда, музейларда һәм башка мәдәният учреждениеләрендә нинди кызыклы чаралар булачагын әйтәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз