Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Грипп сәбәпле, Россиядә 111 мәктәпне карантинга япканнар

    Карантин чаралары кайбер мәктәпләргә генә кагыла, чөнки авыручылар саны сезонлы күрсәткечләрдән артык түгел.

    Россиядә грипп белән авыручылар арту сәбәпле, 111 мәктәпне карантинга яптылар.

    «Россия Мәгариф министрлыгы күзәтү мәгълүматлары буенча, ковид инфекциясе сәбәпле түгел, ә сезонлы грипп аркасында 111 мәктәп (барлык мәктәпнең 0,13 проценты) ябылган. 34 мәктәп штатлы режимда эшли башлаган. Кайбер мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына карантинга җибәрелгән», — дип сөйләделәр министрлыкта.

    Авыру очраклары, нигездә, мәктәптә эшләүче өлкәннәрдә ачыкланган. Укучылар арасында авыручылар сирәк, диделәр ведомствода.

    Карантин чаралары кайбер мәктәпләргә генә кагыла, чөнки авыручылар саны сезонлы күрсәткечләрдән артык түгел. Узган атна ахрында коронавирус аркасында Россиядә 94 мәктәп ябылды, 34 уку йорты карантиннан чыкты, дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

     

    Фото:  pixabay.com

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/28-09-2020/gripp-s-b-ple-rossiyad-111-m-kt-pne-karantinga-yapkannar-5774855

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: