Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Эшсез калган ата-аналар сентябрьдә өстәмә түләү алачак

    Әти-әниләргә балигъ булмаган һәр бала өчен өчәр мең сум түләнәчәк.

    Эшсез калган ата-аналар сентябрь аенда дәүләттән финанс ярдәме алачак.

    Әти-әниләргә балигъ булмаган һәр бала өчен өчәр мең сум түләнәчәк. Бу ярдәм пандемия вакытында эшсез калган әти-әниләргә күрсәтеләчәк. Моның өчен казнадан барлыгы 8,5 млрд сум биреләчәк.

    Бу COVID-19 пандемиясе шартларында халыкка ярдәм итүнең бер чарасы булып тора диелә хәбәрдә. Алдарак Россия Премьер-министры Михаил Мишустин табибларга һәм өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә өстәмә түләү турында карар чыгарган иде. Моның өчен төбәкләргә 34,3 млрд сум биреләчәк. 

    Фото:  pixabay.com

    Чыганак:  https://intertat.tatar/news/kadak/11-09-2020/eshsez-kalgan-ata-analar-sentyabrd-st-m-t-l-alachak-5770523

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: