Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Дума пенсионерларның бурычларын кичектерү турында закон кабул итте

    Covid-19 пандемиясеннән зыян күргән, әмма банкротлык мораторие гамәленә эләкмәгән кече һәм урта бизнес субъектлары һәм шәхси эшмәкәрләр судтан тыш кичектерүне ала алачак.

    Дәүләт Думасы пенсионерлар, шулай ук Covid-19 пандемиясеннән зыян күргән, әмма банкротлык мораторие гамәленә эләкмәгән кече һәм урта бизнес субъектлары һәм шәхси эшмәкәрләр өчен бурычларны кичектерү турында законны өченче укылышта кабул итте.

    Документ нигезендә, приставлар зыян күргән тармаклардан бизнес вәкилләренең гаризасы нигезендә, агымдагы елның 1 октябренә кадәр килгән башкарма документлар буенча бурычларны түләүне бер тапкыр судтан тыш кичектерүне тәкъдим итә алачак.

    Пенсионерлар кредитлар һәм заемнар буенча судтан тыш кичектерүне 1 млн сум күләмендә ала алачак. Мондый мөмкинлектән пенсиядән кала башка керемнәре булмаган, күләме ике минималь хезмәт хакыннан артмаган һәм үз торагыннан тыш башка күчемсез милеккә ия булмаган гражданнар файдалана ала. Кичектерү 2022 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча 24 айга кадәр бирелә.

    Кичектереп түләү бурычны тигез өлешләрдә ай саен түләүне күздә тота. Әгәр бурычлы түләү графигын боза икән, ул гамәлдән чыгарыла.

     

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/08-07-2020/duma-pensionerlarny-burychlaryn-kichekter-turynda-zakon-kabul-itte-5755109

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: