Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Дәүләт булыша

    18 яшькә кадәрге инвалид балаларны һәм бала чактан 1нче төркем инвалидларны тәрбияләүче хезмәткә сәләтле эшләмәүче ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннарга 5500, башка затларга - 1200 сум күләмендә айлык түләүләр билгеләнгән.

    1 гыйнвардан соңгы чорда 5500 сумлык түләүгә хокуклары булучыларга билгеләнгән түләү пенсиягә өстәп түләнәчәк.

    Пенсия фондында өстәмә документлар, гаризалар тапшыру кирәк түгел, белгечләр компенсацияне үзләре кабаттан исәпләячәкләр, диләр. Эшләмәүче ата-анага, уллыкка яисә опекунлыкка алучыга, әгәр дә элек социаль түләүләр буенча мөрәҗәгать итмәгән булсалар, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүматларны www.pfrf.ru сайтында алырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: