Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • “Беренче адымнар”: “Баулы-информ” кадрлар запасы булдыра

    Район редакциясе, яшь баулыларны журналист эшчәнлегенә җәлеп итү өчен, “Беренче адымнар” проектын башлап җибәрде.

     Редакция хезмәткәрләренең эше күпләрдә кызыксыну уята. Корреспондент һөнәренең үз нечкәлекләре бар, журналист һәм редакция хезмәткәре тормышы бик кызыклы. Ул мәктәп укучыларын шуның белән җәлеп итә дә, киләчәктә кайсы һөнәрне сайлау турында баш ватучыларны бигрәк тә.

    Проектның идеясе Баулы районының “Яшь армия” хәрәкәте вәкилләре, штаб начальнигы Равил Ибраһимов белән берлектә туды. Яшь армиячеләргә Баулы телевидениесе эфирларын булдыру, район газетасын чыгару кызыксыну уяткан.

    Безнең “Беренче адымнар” преоктында укучылар редакция тормышы белән якыннанрак таныша ала. Кем белә, бәлки, кайберләре киләчәктә корреспондент, монтажер, оператор эшен сайлар.

    Проект кысаларында иң беренче кунагыбыз 6нчы мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Никита Иванов булды. Ул телестудиядә оператор Эмиль Бәйрәмовның эше белән танышты, алып баручы булып карады.

    Никита монтаж бүлмәсендә дә булды. Монтажёр Раил Низамов аңа видеосюжетларны эшкәртүне аңлатты. Никита аппарат бүлмәсендә эфир җибәрү барышын күзәтте.

      “Мине монтажёр эше аеруча кызыксындырды. Моның өчен сабырлык һәм тырышлык кирәктер”, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Никита Иванов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: