Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бердәм тавыш бирү көне план буенча узачак

    Үзәк сайлау комиссиясе быел Бердәм тавыш бирү көнен күчермәячәк.

    Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова пандемия белән хәл тотрыкланыр һәм тавыш бирү бу елның 13 сентябрендә узар дип өметләнә.

    Хәзерге вакытта Үзәк сайлау комиссиясе ике эре кампаниягә: Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүенә һәм Бердәм тавыш бирү көненә әзерләнә. Конституция буенча тавыш бирүне үткәрү датасы әле билгеләнмәгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: