Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бер елда Россиядә азык-төлеккә бәя 14 процентка арткан

    Азык-төлектән тыш косметиканың, төрле юу чараларының, даруларның, кием-салымның бәясе арткан.

    Бер елда Россиядә азык-төлеккә бәя 14 процентка арткан.

    Росстат мәгълүматларына караганда, шикәрнең бәясе 40 процентка күтәрелгән. Ярмалар, кузаклы культуралар һәм көнбагыш мае да кыйммәтләнгән. Экспертлар әйтүенчә, бәяләр үсүе валюта курсы артуга бәйле. Кулланучы кәрзинендәге продуктларның күбесе читтән кертелгән товарлар. Беренче чиратта, яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә, сок концентратларына бәя арткан. Азык-төлектән тыш, косметиканың, төрле юу чараларының, даруларның, кием-салымның бәясе арткан.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/kadak/04-12-2020/ber-elda-rossiyad-azyk-t-lekk-b-ya-14-protsentka-artkan-5790237

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: