Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылар бу атнада өч көн рәттән ял итәчәк

    8 Март безнең илдә эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

    Март аенда Татарстанда яшәүчеләр Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан өч көн рәттән ял итәчәк.

    «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 Март -  Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Шулай итеп, 2021 елда биш көнлек эш атнасында 6, 7 һәм 8 март ял көннәре булачак», — диелә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

    Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел Казан эш бирүчеләренең яртысыннан артыгы 23 февраль һәм 8 Мартка корпоратив кичәләре үткәрмәячәк. Гомумән алганда, ил буенча чаралар үткәрүдән баш тарткан компанияләр саны 53 процент тәшкил иткән, бер ел элек исә  эш бирүчеләрнең 44 проценты корпоратив үткәрмәгән булган.  

    Фото: yandex.ru

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/03-03-2021/tatarstan-halky-mart-aenda-ch-k-n-r-tt-n-yal-it-ch-k-5810233

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: