Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда Вил Усманов якташлары алдында чыгыш ясый

    Татарстанның атказанган артисты, композитор, көрәшче Вил Усманов тамашачы күңелен яулап алган, иң популяр җырлардан торган программа белән концерт куя.

    Матур гадәт буенча Вил Усманов март аенда Баулыда концерт оештыра. Быел исә концерт ике көн рәттән була. 2015 нче елда "ТНВ" каналында дөнья күргән "Ак чәчәкләр" фильмында башкарылган биш җырның авторы - Вил Усманов. Концерт программасында бу җырлар да бар.

    Әлеге концерт турында тулырак 22 март көнне Баулы телевидениесендә "Хәбәрләр" чыгарылышында карарга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: