Реклама
ЗАГС бүлегенең агымдагы елның 10 айлык йомгаклары буенча, безнең районда 352 бала туган, бу, узган елдагыга караганда, беразга кимрәк.
Никах мәсьәләсендә дә хәлләр шулайрак - 195 пар гаилә төзегән (узган елның шул чорында - 213). Ә аерылышучылар шул ук дәрәҗәдә диярлек - 127 (126 булган), 407 кеше үлгән (432 булган), 6 бала уллыкка алынган (2), 42 кеше аталык хокукын исбатлаган (48), 15 баулылы исемнәрен үзгәрткән (13).
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз