Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы елгасында мәет табылган

    23 октябрьдә Кызылъяр авылы территориясендә Ык елгасында билгесез ир-ат мәете табылган.

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге аның шәхесен раслау белән шөгыльләнә. Аңа 30-40 яшьләр чамасы, уртача гәүдәле, кыска, кара чәчле, маңгаенда зур булмаган пеләшле урыннары бар. Тәнендә татуировкалар юк. Эченең сул ягында 7 сантиметр чамасында операция җөе бар. Киемнәре - куе зәңгәр төстәге плавки, кара носкилар. Үлеменнән табылганга кадәр кимендә биш тәүлек чамасы вакыт узган.

    Әлеге факт буенча нинди дә булса мәгълүматларга ия булган кешеләрнең 02 яисә 5-45-28 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: