Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыдагы фатирда булган хәлнең сәбәпләре ачыкланды

    Фатир хуҗасы белән нәрсә булганлыгы да билгеле.

    Баулы шәһәренең Һади Такташ урамындагы 10нчы йортта чәршәмбе иртән шартлау тавышы яңгырады. Соңрак әлеге йортның өченче катында газ баллоныннан газ-һава катнашмасы шартлавы билгеле булды. Вакыйга урынына килгән 109нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре ачыклаганча, газ-һава катнашмасының басым дулкыны нәтиҗәсендә фатирара стена җимерелгән, шулай ук кухня тәрәзәсе ватылган. Әлеге фатирга Баулы телевидениесенең төшерү төркеме дә барды.

    “Баулы-информ”га билгеле булганча, хәзерге вакытта фатир хуҗасы үзенең фатирында. Бу хакта редакциягә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

    Ведомство вакыйганың сәбәбен дә әйтте: фатир хуҗасының, алкоголь исереклеге хәлендә, газ баллонын төзәткәндә саксыз эш итүе.

    ТР прокуратурасы матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, зыян күргән милекне торгызуны фатир хуҗасы башкара. Хәзерге вакытта фатирара стена ясалган, тәрәзә рамнары монтажланган. Зыян күргән фатирның эчке ремонты да гаепле як тарафыннан башкарыла.

    Әлеге вакыйга Россия Эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлегенең хәбәрләрне исәпкә алу кенәгәсендә теркәлгән.  Хәзер сорау алу органы, РФ Җинаять-процессуаль кодексының 144нче, 145нче маддәләре нигезендә, фатир хуҗасы гамәлләрендә РФ Җинаятьләр кодексының 168нче маддәсендә каралган җинаять составы (саксызлык аркасында милеккә зыян салу яки милекне юк итү) булу-булмауны тикшерә.

     

    фото: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: