Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулыда яңа тукталыш павильоннары куелды

    Баулы шәһәрендә пассажирлар элегрәк җәмәгать транспортын ачык һавада көтәргә мәҗбүр булган урыннарга ике яңа тукталыш павильоны куелды.

    Таләпләргә туры китереп ясалган тукталышлар Энгельс урамындагы супермаркет янына һәм шәһәрнең түбәнге өлешендә Поссовет тукталышына урнаштырылды.

    Урман хуҗалыгы урамында тротуар төзелешенең икенче этабы башланды. Шәһәр башкарма комитеты мәгълүматына караганда, Энгельс урамыннан башлап, “Иволга” шифаханәсенә кадәр тротуар төзүнең соңгы этабы киләсе елда төгәлләнәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: