Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылар татарча шаяртты

    Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Шаяннар һәм тапкырлар клубы “Әйдә ШаяРТ” татар лигасының сайлап алу туры уены узды. Анда “Шомбай” (Татар Кандызы), “Тиктормас” (Кызылъяр) һәм “Токмач” (4нче гимназия) җыелма командалары катнашты.

    Казан кунагы, КВН татар лигасы кураторы Ильяс Хәсәнов чараның мөхәррире һәм алып баручысы да булды.

    Командалар ике конкурста үзләрен сынап карадылар: визит карточкасы һәм импровизация конкурсларында.

    Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга Кызылъяр авыл җирлегенең “Тиктормас” командасы лаек дип табылды. Икенче урында – 4нче гимназиянең “Токмач”командасы, өченче урында – Татар Кандызы авыл җирлегенең “Шомбай” командасы.

    Шулай ук жюри “Иң яхшы мәзәк”, “Иң яхшы актер” һәм “Иң яхшы актриса” номинацияләрендә җиңүчеләрне дә билгеләп үтте.

    Район турында җиңгән команда Казанда республика фестивалендә катнашачак.

    Чыганак: “Яшьләр дөньясы” яшьләр үзәгеhttps://vk.com/molodezjka?w=wall-41420014_6812

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: