Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда прививка кампаниясе дәвам итә

    Баулы районында грипптан 18190 кешегә прививка ясау планлаштырыла, шул исәптән 5280 балага. Бүгенге көндә ул биш меңнән артык кешегә ясалган.

    Хәзерге вакытта районга 7640 доза вакцина кайткан, 2010ы – алты айдан алты яшькә кадәрге балалар өчен. Тиздән укучылар өчен дә кайтачак.

    Прививка иң беренче чиратта хәвеф төркемендәге кешеләргә ясала, алар – балалар, студентлар, медицина һәм белем бирү, транспорт, коммуналь тармак, сәүдә һәм җәмәгать туклануы оешмалары хезмәткәрләре, йөкле хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулы кешеләр.

    Фото: http://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: