Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы шәһәрендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә

    Шәһәр урамнарында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

    8 майда һәм 9 майда Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтү белән бәйле рәвештә, “Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитетының 191нче күрсәтмәсе (23.04.2019) нигезендә, шәһәр урамнарында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә:

        8 майда  8-11 сәгатьтә Ваһапов-Калинин, Ваһапов-Чапаев урамнары киселешендә;

        9 майда 8-22 сәгатьтә Ленин (Гоголь), Ленин (Җиңү мәйданы), Октябрь мәйданы, Җиңү мәйданы.

    Юлга чыкканда, запас маршрутларны алдан уйлап куярга киңәш итәбез.

    Ялларыгыз күңелле үтсен!

    Чыганак: Баулы муниципаль районы рәсми порталыhttp://bavly.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1465606.htm

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: