Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулы эшмәкәрләренең залогсыз займ алу мөмкинлеге бар

    Эшмәкәрләргә залогтан башка гына 1 миллион сум займ биреләчәк.

    Татарстан икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эшмәкәрләргә залогсыз гына бирелә торган кредит күләме арткан. Хәзер ул 1 миллион сум тәшкил итә. Әлеге яңалык кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бизнесларын алга таба киңәйтүне күздә тота. Елга 7,5 процент белән бирелә торган ташламалы займны ел ахырына кадәр алырга мөмкин. Моның өчен бер физик затның һәм “ТР Гарантия фонды”ның поручительләр булуы кирәк.

    Финанс ярдәме турында тулырак мәгълүматны 524-90-90 телефоны аша алырга була. Түбәндәге адрес буенча ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондында консультация дә бирелә: Казан, Петербург урамы, 28нче йорт (Эшмәкәрләр йорты).

    Фото https://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: