Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулы бассейнында яшел суүсемнәр белән көрәш бара

    "Баулы-Горсервис" предприятиесе хезмәткәрләре бу көннәрдә бассейнның суын чистарту белән актив шәгыльләнәләр. Су берничә тапкыр зарарсызландырылган.

    Шәһәр халкының гына түгел, килгән кунакларның да яраткан ял итү урыны - шәһәр бассейны -

    көн дә җыештырып торуны һәм чисталык саклауны таләп итә. Андагы су күләме зур, эссе һава торышы белән бәйле ял итүчеләр, су керүчеләр дә күп булды. Әлегә һава температурасы бераз түбәнәйде. Шуңа күрә "Баулы-Горсервис" предприятиесе хезмәткәрләре суны чистартуга керешкәннәр. Директор урынбасары Марсель Ибрагимов сүзләренә караганда июль аенда су инде ике тапкыр зарарсызландырылган.

    - Ай башында безнең яклар өчен аномаль булган кызу һава торышы сакланды. Кызудан бераз котылыр өчен халык бассейн территориясенә агылды, - дип сөйләде Марсель Ибрагимов. - Әлбәттә, кеше күп булуның да, озак вакыт югары температура саклануның да суга йогынтысы зур булды. Кешеләр күпләп су кергәндә зарарсызландыру чаралары кулланып булмый. Әлегә су керүчеләр кимеде, шуңа күрә без бассейнның суын ныклап чистартуга керештек.

    Бүгенге көнгә бассейнга якынча мең литр махсус зарарсызландыру сыекчасы салдык. Ә су өстендәге суүсемнәрне һәм вак чуп-чарны көн саен җыеп торабыз. Суүсемнәре хәзер тиз үрчи, бу процессны туктатып булмый. Суны болгатсак, ул яшелләнеп бетәчәк. Шуңа күрә без аларны аз гына җыелу белән суыртып алабыз. Роспотребнадзор июнь аенда суны атнага бер тапкыр тикшергән булса, хәзер су анализларын ешрак ала башлаган.

    Марсель Ибрагимов хәбәр итүенчә, барлык төр бассейннар өчен дә, ачык бассейнмы ул, яки ябыкмы, нормативлар бер. Нормативлар бер, ә шартлар төрле. Аларга туры килү авыр. Тик "Баулы-Горсервис" предприятиесе хезмәткәрләре баулыларның ял итү урынын чиста итеп саклау өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: