Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • «Ак Барс» яңа сезонга әзерлеген кайчан башлаячак?

    Хоккейчылар Казанда 11-12 июльдә җыелачак.

    «Ак Барс»ның рәсми сайты клубның яңа сезонга әзерлек планы белән бүлеште.

    Клуб 11-12 июльдә җыелып, 13-14 июль көннәрендә медосмотр үтәчәк.

    15-30 июльдә Казанда тренировкалар узачак.

    31 июльдә һәм 1 августта барслар «Нефтехимик» белән уйнаячаклар.

    4 августта – Югары Хоккей Лигасының «Нефтяник» клубы белән уен көтелә.

    9-13 августта Мәскәү клублары «ЦСКА» һәм «Динамо» белән уеннар узачак.

    19-23 августта TANECO чемпионнар кубогы уйнатылачак. Бу турнирда барлыгы дүрт клуб катнаша: «Ак Барс», «Салават Юлаев», «Металлург» һәм «СКА».

    26-27 август — «контроль уеннар».

    2 сентябрь — КХЛның 2020/2021 сезоны ачылышы.


    Фото: pixabay.com

    Чыганак:  https://intertat.tatar/news/sport_stars/25-06-2020/ak-bars-ya-a-sezonga-zerlegen-kaychan-bashlayachak-5751930

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: