Реклама
Хәйрия акциясендә укучылар катнашачак.
Алар өлкән яшьтәге кешеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга ярдәм күрсәтәчәкләр. Күп балалалы гаиләләр, ятим балалар белән очрашулар, Кырымсарай авылындагы картлар йортына бару, хәйрия ярминкәләре үткәрү планлаштырылган. Укучылар шулай ук истәлекле урыннарны төзекләндерүдә дә катнашачаклар.