Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылы Ленин орденын законсыз үзләштергән өчен хөкем ителгән

Тарихи кыйммәткә ия булган дәүләт бүләкләрен урлау белән бәйле булган җинаять кылганы өчен, ул моңа кадәр дә иректән мәхрүм итү урыннарында утырып чыккан булган.

Башкортстанның Аскин район суды 41 яшьлек баулылы Владислав Зиновьевка карата мировой судьяның карарын, аппеляцион тәртиптә, үз көчендә калдырды. Ул РФ Җинаять Кодексының 324 маддәсе буенча каралган (СССРның дәүләт бүләген законсыз рәвештә кулга төшерү) җинаять кылуда гаепләнә.

Башкортстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, агымдагы елның апрелендә Зиновьев, үзен "Башкорт энциклопедиясе" фәнни-нәшрият комплексы хезмәткәре итеп таныштырып, Урмиязы авылында Бөек Ватан сугышында катнашучының улы белән танышкан һәм, фотосүрәткә төшерү өчен фронтовикның бүләкләрен күрсәтүен сораган. Үзенә күрсәтелгән ышанычтан файдаланып, гаепләнүче, яшерен рәвештә, Ленин орденын алдан ук әзерләнгән муляжга алмаштырган. Зыян күрүче, шикләнеп, бүләкнең номерын орденның китабы белән чагыштырган һәм, аерма булуы ачыклануга, хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

Җинаятьче Башкортстанның Борай районы территориясендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Тикшерү вакытында аңарда төрле орден һәм медальләрнең 65 муляжы табылган.

Суд барышында Зиновьев гаебен танымаган. Шуңа да карамастан, суд гаепләнүчегә, 10 процент хезмәт хакын дәүләт исәбенә тотып калу шарты белән, 11 айга төзәтү эшләре билгеләгән.

Карарны законсыз дип табып, гаепләнүче югарырак судка шикаять биргән. Әмма апелляцион инстанция мировой судьяның карарын үзгәрешсез калдырган, ә шикаятьне кире каккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев