Баулы журналисты республика конкурсында бүләк алды
Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы "Уңышлылык формуласы" республика кокнурсының җиңүчеләрен бүләкләде.
"Эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру" ("Уңышлылык формуласы" конкурсы) темасын иң яхшы яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Басма массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә икенче урын "Хезмәткә дан" газетасының икътисад бүлеге мөхәрирре Кадрия Гыймазовага бирелде. Коллегабызны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев