Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы нефтьчеләренең проектлары уңай бәяләнгән

Баулы шәһәренең яшь нефтьчеләре Татарстан Республикасының "Һөнәре буенча иң яхшы" һөнәри осталык конкурсында катнашкан.

Конкурс алты номинациядә узган. "Баулынефть" идарәсе хезмәткәрләре Альберт Шараков һәм Айрат Хафизов "Иң яхшы электр белән эретеп ябыштыручы" һәм "Яшьләр белән эшләү буенча иң яхшы белгеч" номинацияләрендә катнашкан. Айрат Хафизов "Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә эшче яшьләр өчен туристлык слёты оештыру" проекты белән 25тән 30 яшькә кадәрге категориядә өченче урынны яулаган. Ә Айрат Шараков бишенче урынга чыккан. Призёрларны ТР яшьләр спорт һәм туризм эшләре буенча министр имзасы куелган дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев