Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы инвалидлары тозлы күлдә коенганнар

Баулы районының җирле инвалидлар җәмгыяте үзенең әгъзаларына Соль-Илецкиның тозлы күленә ялга баруны оештырган.

Быел тозлы күлгә бару өчен "Баулынефть" идарәсе уңайлы автобус биргән. Ял итәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга дүрт көнгә җәмгыятьнең утыз биш әгъзасы барган.

Җәмгыятьнең рәисе Хаҗәрия Мортазина әйтүенчә, ял итәргә бару өчен хәрәкәт итү аппараты бозылган, балалар церебраль параличы белән авыручылар сайлап алынган. Әлеге ялны җәмгыять үз акчасына оештырган. Барысы да бу ялдан бик канәгать булып кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев