Икенче тапкырында коткарып булмады
Сишәмбе көнне шәһәрнең ачык бассейнында 1980 елгы ир-ат батып үлде.
МЧС мәгълүматлары буенча, көндез ашыгыч ярдәм машинасында район үзәк хастаханәсенә автовокзалдан хәле начарланып киткән бер бөгелмәлене китерәләр. Исерек хәлдәге бу ир-атка тиешле ярдәм күрсәтәләр. Хастаханәдән кайтышлый ул бассейнда коенып чыгарга исәпли.
Дежур коткаручыга, ир-атның суда югалуы турында бер хатын-кыз хәбәр итә. Фаҗига урынына ашыгыч ярдәм, полиция, МЧС килеп җитә. Ир-атның гәүдәсен судан Лениногорск шәһәренең коткару төркеме водолазлары чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев