Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда "Игътибар – балалар" акциясе үтә

Кичә безнең районда "Игътибар - балалар!" республика профилактик акциясе старт алды.

Акция бер ай дәвам итәчәк, аның кысаларында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау чаралары комплексы тормышка ашырылачак. Баулы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары балигъ булмаганнар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмауга юнәлтелгән рейдлар оештыруны, балалар һәм аларның әни-әтиләре катнашында төрле әңгәмәләр үткәрүне планлаштыралар.
Агымдагы елда безнең районда бер бала катнашында авария теркәлде. Инспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга, тизлек режимын үтәргә чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев