Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Янгыннан саклану чоры игълан ителде

Район башкарма комитеты карары нигезендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгыннан саклану буенча махсус режим билгеләнде, ә 15 апрельдән 20 октябрьгә кадәрге чорда урманнарда һәм урман фонды белән чиктәш җирләрдә янгын чыгу куркынычы чоры игълан ителде.

Авыл җирлекләре башлыкларына, оешмалар җитәкчеләренә урманда транспортта йөрүне һәм кешеләрнең урманга чыгуын чикләү, полициягә һәм урманчылыкка урманнарда патрульлек оештыру тәкъдиме бирелде. Әлеге карар коры үләннәрне күзәтчесез яндыруны һәм авыл хуҗалыгы максатында файдаланылучы җирләрне 4 метрдан ким булмаган киңлектә сөрүне, шулай ук торак пунктларны, производство объектларын һәм җәмәгатьчелек бакчаларын саклау өчен минераллаштырылган полосалар булдыру чараларын күздә тота. Авыл җирлекләре башлыкларына су запасы булдыру бурычы да йөкләнде.

Урман янгыннарына каршы көрәшү буенча район комиссиясен район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Шәрипов җитәкли. Урман янгыннарын сүндерү очрагына ведомство көчләре һәм чаралары билгеләнде. Болар - 11 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән 155, 4 шәһәр предприятиесеннән 65 хезмәткәр, 10 бульдозер һәм тракторлар, 7 йөк автомашинасы, 16 берәмлек су сиптерү техникасы.

Татарстан Министрлар Кабинетының 2012 елның 29 март, 248нче санлы карары нигезендә, республиканың бөтен территориясендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгыннан саклык режимы билгеләнде.

Баулы шәһәр прокуратурасында аңлатма бирүләренчә, административ хокук тәртибен бозулар турында РФ Кодексының 8.32 маддәсе нигезендә, янгыннан саклык режимы шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен түбәндәге җаваплылык күздә тотыла: гражданнарга - 3 меңнән 4 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф; вазифаи затларга - 10 меңнән 200 мең сумга кадәр; юридик затларга - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр. Әгәр дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу урман янгыннары килеп чыгуга юл куйган икән (кеше сәламәтлегенә авыр зыян китермичә), ул чагында моның өчен гражданнарга 5 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнә; вазифаи затларга - 50 мең сум; юридик затларга - 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев