Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Тармак алдынгылары Казанда Казанда үтүче республика уңыш бәйрәмендә 47 кешелек Баулы делегациясе дә катнаша. Район башлыгы А.Хәбибуллин җитәкчелегендәге әлеге делегациягә авыл хуҗалыгы алдынгылары кертелде. Традицион уңыш бәйрәме авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышлап үткәрелә. Талантлылар җиңүгә ирешә "РИТЭК" ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында Баулы инвалидлар җәмгыяте грантка...

Тармак алдынгылары Казанда

Казанда үтүче республика уңыш бәйрәмендә 47 кешелек Баулы делегациясе дә катнаша.
Район башлыгы А.Хәбибуллин җитәкчелегендәге әлеге делегациягә авыл хуҗалыгы алдынгылары кертелде. Традицион уңыш бәйрәме авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышлап үткәрелә.


Талантлылар җиңүгә ирешә

"РИТЭК" ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында Баулы инвалидлар җәмгыяте грантка лаек булды.
Әлеге җәмәгать оешмасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне реабилитацияләү юнәлешендә зур эш алып бара. Инвалидлар җәмгыяте рәисе
Х. Мортазина тарафыннан эшләнгән "Җырлап яшибез" проектын тормышка ашыруга бирелгән грант күчмә концертлар үткәрү өчен костюмнар һәм аппаратура сатып алу, ә сәләтле инвалидларга иҗади үсеш мөмкинлеге бирәчәк.


Базар түбә астына күчә

"Сәүдә үзәге" ЧҖҖ территориясендә быел җәен мини-маркетлар барлыкка килде.
Закон буенча, ваклап сәүдә итү 2013 елның 1 гыйнварына кадәр урамнан капиталь корылмаларга күчерелергә тиеш. Ә авыл хуҗалыгы продукцияләре белән сәүдә итүчеләр 2015 елга биналарга күчеп бетәргә тиешләр. Шуның белән бәйле рәвештә шәһәр базарында мини-маркетлар төзелеше башланды. Үзәк администрациясе мәгълүматлары буенча, 19 эш урыны өчен берничә бина инде төзелгән дә. Төзелеш эшләре әле дә дәвам итә.

Балалар ялгыз калмас

Агымдагы елда районда 9 бала ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган яки ятим калган.
Балалар төрле сәбәпләр буенча тәрбиячесез калганнар. Мәсәлән, ике баланың әниләре югалган, өчесенеке ана хокукыннан мәхрүм ителгән, ә әтиләре үлгән. Тагын бер баланың әнисен эзлиләр, әтисе исә ирегеннән мәхрүм ителгән. Опекунлык һәм попечительлек бүлеге мәгълүматлары буенча, әлеге балаларның җидесе опекунлыкка алынган, ә икесе башка гаиләләргә тәрбиягә бирелгән. Октябрь башына опекунлык һәм попечительлек бүлегендә ятим һәм ата-аналар тәрбиясеннән калган 102 бала исәптә тора. Шуларның 67сенә опекунлык рәсмиләштерелгән, 35ен тәрбиягә алганнар.


Көмеш белән әйләнеп кайттылар

Оренбург шәһәрендә җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.
Әлеге ярышларда 32 команда катнашты. Анда педагог-тренер Ф.Төхбәтуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче Баулы җиңел атлетчылары да үз сәләтләрен күрсәттеләр. Яшьләр арасында 10 километрлы дистанциядә Ринас Әхмәдиев өченче, ә Әлфис Ибраһимов дүртенче урынны яулады. Моннан тыш, Резеда Масаева һәм Әлфис Ибраһимов, Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясап, 4х1000 метрлы эстафетада көмеш призёрлар булдылар, ә гомумән алганда, әлеге барлык этаплар нәтиҗәләре буенча, республикабызның җыелма командасы бишенче урынга лаек булды.


Истәлекле көннәр календаре

9 октябрь - Бөтенроссия почта көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев