Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Баулыны һәм Күмертауны тоташтыручы юл Татарстан һәм Башкортстан арасында түләүле федераль трасса төзеләчәк. Киләчәктә бу юл "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт маршрутының бер өлеше булачак, дип хәбәр итә lenta.ru. Яңа трассаның озынлыгы 265 километр тәшкил итәчәк. Бу дүрт полосалы магистраль булачак. Әлеге эшне тормышка ашыру өчен бюджет акчалары гына түгел,...

Баулыны һәм Күмертауны тоташтыручы юл

Татарстан һәм Башкортстан арасында түләүле федераль трасса төзеләчәк. Киләчәктә бу юл "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт маршрутының бер өлеше булачак, дип хәбәр итә lenta.ru.
Яңа трассаның озынлыгы 265 километр тәшкил итәчәк. Бу дүрт полосалы магистраль булачак. Әлеге эшне тормышка ашыру өчен бюджет акчалары гына түгел, шәхси акчалар да җәлеп ителәчәк.

Фермерлар проблемалары тикшереләчәк

Иртәгә, 26 гыйнварда, Казанда Татарстан фермерларының XII съезды узачак.
Быел Татарстанның фермерлык хәрәкәтенә 21 ел тула. Съезд эшендә Баулы районыннан фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Варис Гыйләҗев, "Бәкер" КФХ җитәкчесе Марат Бакиров һәм "Нәбиуллина" КФХ җитәкчесе Резеда Нәбиуллина катнашачак.

Дуслык турында җырлаячакбыз

"Дуслык белән көчле без" район авыл үзешчәннәре смотр-конкурсы Россиядә билгеләп үтелүче Тарих елына багышланачак.
Баулы муниципаль районы башкарма комитетының "Дуслык белән көчле без" авыл үзешчән сәнгать смотрын үткәрү турында" карары белән сайлап алу туры графигы расланган. Смотр 16 февральдә Кызылъяр мәдәният йортында районның дүрт милли-мәдәни үзәкләре чыгышы белән башланачак. Аннан соң сайлап алу турлары Татар Томбарлы, Поповка, Новозареченск авыл мәдәният йортларында узачак. Гала-концерт 17 мартта булачак.

Без хәзер - 130!

"Вконтакте" социаль челтәрендә "Бавлы - Слава труду" http://vkontakte.ru/club33383487 ачык төркеме эшли башлаган беренче айда анда катнашучыларның саны 130га җитте.
Файдаланучыларның уртача тәүлеклек саны 16 кеше. Шунысы кызыклы, аларның күпчелеге - хатын-кызлар (62 проценты). Төркем сәхифәсенә иң актив мөрәҗәгать итүчеләрнең 23 проценты - яшүсмерләр. 18 яшьтән 24 яшькә кадәргеләр - 28 процент, 35тән 45 яшькә кадәргеләр - 15 процент, 45тән өлкәнрәкләр - 14 процент.
Сәхифәгә керүчеләрнең 86 проценты - Баулы кешеләре, ә 13 проценты - Казанда яшәүчеләр. Санкт-Петербургтан һәм хәтта Керчьтан да керүчеләр бар.
Безнең газетаның http://slavatrudu30.narod.ru сайтыннан исә көн саен 30га якын кеше файдалана (соңгы атнада - көненә 56дан 111гә кадәр).

Җинаять эше туктатылган

Газетабызның 19 октябрь санында участок вәкаләтлесенә карата җинаять эше кузгатылуы турында хәбәр ителгән иде.
Бөгелмә районара тикшерү бүлегендә Баулы эчке эшләр бүлегенең 33 яшьлек полиция участок вәкаләтлесе Р.Каһировка карата РФ Җинаятьләр кодексының 285 маддәсенең 1нче өлеше (вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану) буенча җинаять эше кузгатылган иде. Баулы район эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, җинаять составы булмау сәбәпле, эш туктатылган.

Спорт эшкә комачауламый

Шушы көннәрдә "Татнефть-ТрансСервисБавлы" ЧҖҖ хезмәткәрләре арасында беренче тапкыр бильярд буенча турнир үткәрелде.
Әлеге ярышларны үткәрү инициативасы белән шушы предприятие шоферы Алмаз Инсапов чыкты. Турнирда 14 кеше катнашты. Киеренке көрәштә Ирек Ганиев җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарда Айдар Баһманов һәм Кыям Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев