Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

яңалыклар

Ташуга әзерләнәләр Шәһәрне төзекләндерү идарәсе язгы ташуга каршы чаралар үткәрә. Яз башлануга, предприятие субүлгеч каналларны, күперләрне һәм аларның су агызу торбаларын кардан һәм пычрактан чистартуга кереште. Эшнең бер өлешен алар көзен үк башкардылар - ул чакта идарә хезмәткәрләре каналларны һәм торбаларны пычрактан, чүп-чардан арындыру белән шөгыльләнделәр. Идарә бүгенге көндә 19...

Ташуга әзерләнәләр

Шәһәрне төзекләндерү идарәсе язгы ташуга каршы чаралар үткәрә.
Яз башлануга, предприятие субүлгеч каналларны, күперләрне һәм аларның су агызу торбаларын кардан һәм пычрактан чистартуга кереште. Эшнең бер өлешен алар көзен үк башкардылар - ул чакта идарә хезмәткәрләре каналларны һәм торбаларны пычрактан, чүп-чардан арындыру белән шөгыльләнделәр. Идарә бүгенге көндә 19 күпергә хезмәт күрсәтә.

Мөселманнар өчен конкурс

Баулылылар "Рухи байлыкларны - халыкка" мөселман тематикасына пьесалар сәхнәләштерү региональ конкурсында катнаштылар.
Конкурс Урыссу бистәсе, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләре коллективлары катнашында Урыссу мәдәният йортында узды. Әлеге чара әхлакый-тәрбия бирүне, татар йолаларын һәм традицияләрен үстерүне максат итеп куя. "Гали" мәчете дин әһелләре "Никах" темасына районның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин әзерләгән инсценировка белән чыгыш ясадылар һәм өченче урынны яуладылар.

Игътибар - каникуллар!

Укучыларның язгы каникуллары башлана. Шуның белән бәйле рәвештә, ДАИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны сак һәм игътибарлы булырга чакыра.
12 яшьләре тулмаган балаларны автомобильләрдә махсус җайланмалар файдаланып йөртергә кирәк. Җәяүлеләр юлны бары тик моның өчен билгеләнгән махсус урыннар аша гына үтәргә кирәклеген онытмаска тиешләр.

Бии белсәң, сәхнәгә чык

Яшьләр эшләре буенча бүлек Укучылар йорты белән берлектә шәһәр мәктәпләре арасында традицион "Dансе-реорle" бию конкурсы оештырды.
"Ватан" яшьләр клубында үткәрелгән әлеге бәйгедә 3,5,6 һәм 7нче мәктәпләр командалары катнашты. Дансерлар ике этапны уздылар: өй эше һәм баттл (биючеләр ярыш барышында импровизация ясыйлар, тамашачыларны һәм көндәшләрен үзенчәлекле пируэтлар һәм сикерүләр белән таң калдырырга тырышалар). Нәтиҗәдә беренче урынны 7нче мәктәп, икенче, өченче урыннарны 6нчы һәм 5нче мәктәп командалары яулады. Ә гран-при бүләгенә 3нче мәктәп командасы лаек булды.

Чүпләү кесәңә сугачак

Йорт яны территориясен чүпләгән өчен ике студентка һәм бер пенсионерга ике мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Административ комиссиянең чираттагы утырышында тикшерелгән өч материал да төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен төзелгән. Ике студент, йортта яшәүчеләрнең кисәтүләренә дә карамастан, подъездны чүпләгәннәр. Нәтиҗәдә, йортта яшәүчеләр полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар.
Шәһәрдә яшәүче бер пенсионер да подъездны чүпли, анда аракы шешәсе ташлый. Подъездда яшәүчеләрнең гаризасы буенча, участок вәкаләтлесе беркетмә төзегән. Ир-ат, үз чиратында, башка чүпләмәскә вәгъдә иткән, ләкин аңа да, студентларга да штраф түләргә туры киләчәк.

Җиңүчеләр өчлегенә керделәр

Спортчы Шамил Хәйруллин өстәл теннисы буенча Россия беренчелеге финалында катнашу хокукын яулады.
1997 елда туган, аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында Идел буе Федераль округы беренчелегенә Яңа Чабаксар шәһәрендә узган өстәл теннисы буенча ярышларда якташыбыз Шамил Хәйруллин өченче урынны яулады. Катнаш парлы разрядта ул өченче, парлы разрядта икенче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X