Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Татмедиа” генераль директоры Баулыда булып китте

Бүген "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов Баулы һәм Ютазы районнарында эшлекле сәфәр белән булып китте.

Фәрит Шаһиәхмәтов Баулыда муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина белән очрашты. Ул аларның озатып йөрүендә "Татмедиа" ААҖнең ике филиалында булды: "Хезмәткә дан" газетасы редакциясендә һәм Баулы телерадиокомпаниясендә. "Татмедиа" генераль директоры урында газета һәм телевидениенең эшчәнлеге, хезмәт шартлары белән танышты, хезмәткәрләр белән аралашты, шулай ук җирле массакүләм мәгълүмат чараларының үсеш перспективалары турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев