Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан прокуроры Ютазы һәм Баулы районнарында булачак

Күрше районда яшь һәм буйдак прокурор билгеләнгән. Аны бүген тәкъдим итәчәкләр.

3 декабрьдә республика прокуроры Илдус Нафиков эшлекле сәфәр белән Ютазы һәм Баулы районнарына киләчәк. Бу турыда ведомстваның пресс-хезмәте хәбәр итә.

Илдус Нафиков сәгать 10да Урыссуда Ютазы районының яңа прокурорын тәкъдим итәчәк. Россиянең генераль прокуроры карары белән бу вазифага 29 яшьлек Тимур Фатыхов билгеләнгән. Моңа кадәр ул республика прокуратурасының оператив-эзләү эшчәнлеге производствасын күзәтчелек итү буенча бүлек начальнигы урынбасары булып эшләгән. Ул 2006 елда югары белем алган һәм прокуратура органнарында эшли башлаган. Урыссуда гражданнарны кабул итү дә планлаштырылган.

Анна соң Илдус Нафиков Баулыда гражданнарны кабул итәчәк, Баулы районы хокук саклау органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев