Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өстәмә кастинг игълан ителде

Киләсе ял көннәрендә "Мисс Баулы 2012" конкурсын оештыручылар тагын бер кастинг үткәрәчәкләр.

Конкурсны оештыручылар - Бөгелмә шәһәренең "Хәерле көн" иҗат агентлыгы һәм "Сөембикә" имидж студиясе җитәкчеләре сүзләре буенча, "Баулының нәни чибәре 2012" конкурсыннан соң аларга баулылылар бик күп җылы сүзләр җиткергәннәр. Чынлап та, гала-концерт матур бер тамаша булды, ә безнең нәни чибәркәйләр региональ һәм республика этапларында лаеклы чыгышлар ясадылар. Шуңа күрә безнең шәһәрдә "Мисс Баулы 2012" конкурсын үткәрү турында карарга киленгән.
Узган якшәмбедә конкурсның сайлап алу туры булып узды, ләкин анда бары тик 6 кыз гына катнашырга теләк белдерде. Шуңа күрә киләсе якшәмбедә М.Җәлил исемендәге мәдәният йортының театр залында 14 сәгать 30 минутта өстәмә кастинг үткәреләчәк. Оештыручылар 14-22 яшьлек, буйлары 165 смдан ким булмаган чибәр Баулы кызларын көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев