Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сабан туе матур үтте

11 июньдә Баулыда Сабан туе үтте.

Район башлыгы Альберт Хәбибуллин сәхнәдә Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фәхриевага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре күкрәк билгесен тапшырды, Баулыдагы "Татнефть-УРС" ашханәсе мөдире Мингаян Гайнановага - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатын, "Татнефть - АЗС Центр" ЧҖҖ Баулы филиалы шофёры Расыйх Тәхаутдиновка -"Татнефть" ААҖ генераль директорының Рәхмәт хатын.

Мәйданда Баулы муниципаль районы башлыгының "Үз һөнәренең остасы" почёт дипламнарын район башкарма комитеты житәкчесе Светлана Самонина түбәндәге хезмәт алдынгыларына тапшырды:

"Николашкино" ЧҖҖ дуңгыз караучысы Ольге Абаевага, "Николашкино" ЧҖҖ баш инженеры Роман Аллабергановка, "Колос" кооперативы баш зоотехнигы Аркадий Алексеевка, "Колос" кооперативы дуңгыз караучысы Елена Безеновага, "Исламгалиевлар" КФХ терлекчесе Альбин Гыйльметдиновка, "Хәнсевер" ЧҖҖ терлек караучысы Илшат Гайнетдиновка, "Кызылъяр" ЧҖҖ дуңгыз караучысы Гөлнара Габдрахмановага, "Колос" кооперативы ветеринария табибы Әлфия Гудковага, "Исламгалиевлар" КФХ баш икътисадчысы Зоя Исламгалиевага, "Поповка" ЧҖҖ ферма мөдире Тәнзилә Кузьминага, "Берлек" ЧҖҖ баш агрономы Мөхәммәт Моратхуҗинга, "Хаҗиев" КФХ баш бухгалтеры Румия Мөфазаловага, "Хаҗиев" КФХ бозау караучысы Валентина Портновага, "Березовские зори" ЧҖҖ көтүне яңарту технологы Анжелина Семеновага, "Николашкино" ЧҖҖ директорының кадрлар буенча урынбасары Ирина Федотовага, "Урал" ЧҖҖ дуңгыз фермасы мөдире Ирек Шараковка, "Берлек" ЧҖҖ савымчысы Гөлсем Юлдашевага, "Вәлитов" КФХ җитәкчесе Илфат Вәлитовка, "Надежда" КФХ башлыгы Геннадий Малаховка, район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге әйдәп баручы белгече Рида Адамовага, үзәк район хастаханәсенең анестезиология-реанимация бүлеге мөдире Булат Әхмәдьяновка, Поповка авылы почта бүлекчәсе начальнигы Светлана Базаровага, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рифкать Валиевка, «Нефтестрой» ЧҖҖ экскаватор машинисты Эльвер Кашаповка, «Баулынефть» идарәсенең нефть һәм газ чыгару буенча операторы Владимир Однодворцевка, төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесенең кадрлар бүлеге инспекторы Закира Стешанинага, Баулы шәһәрендәге 1нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Владимир Сухановка, «Безнең ишегалды»ТМШ паспортисткасы Гөлүзә Фәрраховага, «Хезмәткә дан» («Слава труду») район газетасының компьютер вёрсткасы операторы Гөлшат Шәриповага, БРТ телерадиокомпаниясенең өлкән операторы Руслан Шәйхетдиновка, "Каенкай" тернәкләндерү үзәгенең диета буенча шәфкать туташы Рәйлә Шиаповага.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов шәһәрне төзекләндерүгә зур өлеш керткән һәм район тормышында актив катнашкан өчен Баулы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын "Татнефть - АЗС Центр" ЧҖҖ Баулы филиалы начальнигы Рамил Гатиятуллинга, "Бурение" ЧҖҖнең Баулы бораулау эшләре предприятиесе начальнигы Атлас Зиннуровка һәм "Нефтестрой" ЧҖҖнең башкарма директоры Кәрим Корбановка тапшырды, шулай ук намуслы хезмәтләре һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә, торак йортлар милкен саклауга зур өлеш кертүче йорт өлкәннәре Гөлчәчәк Гәрәевага (Сәйдәшев, 3), Людмила Гончаровага ( Октябрь мәйданы, 3), Рамия Кадыйровага (Энгельс, 50) һәм Венера Таҗетдиновага (Сәйдәшев, 34) Баулы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Районның җәмәгать тормышында актив катнашкан авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары Алмаз Булатов һәм Тәлгать Рафиков та шундый ук бүләккә лаек булды.

Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре һәм чәчүлекләрнең торышы буенча иң яхшы хуҗалыклар дип «Берлек» ЧҖҖ (җитәкчесе Зөфәр Җәләев), «Кызылъяр» (Фәрит Фәтхетдинов) һәм "Николашкино" ЧҖҖ (Гөлнара Сәмикова), терлекләрне кышлату нәтиҗәләре һәм баш санын саклап калган өчен "Колос" кооперативы (Геннадий Миннуллин) табылды.

Баулы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән язгы кыр эшләрендә намуслы эшләп авыл хуҗалыгы производствосында югары нәтиҗәләргә ирешкән механизаторлар бүләкләнде:

Рүзил Әбделхаков - "Берлек" ЧҖҖ, Александр Безенов - "Колос" кооперативы, Владимир Беспалов - "Сәлимҗанова" КФХ, Алексей Вотчинников - "Хаҗиев" КФХ, Айдар Гатиятуллин - "Салихов" КФХ, Рамил Гыймаев - "Берлек" ЧҖҖ, Александр Евдокимов -"Мөхәмәтшина" КФХ, Сергей Егоров -"Берёзовские зори" ЧҖҖ, Дмитрий Никулин -"Николашкино" ЧҖҖ, Фәткулла Сабиров - "Игенче" ЧҖҖ, Нил Садретдинов - "Хәнсевәр", Рәсим Садриев - "Поповка" ЧҖҖ, Фәнил Сибгатов -"Таһирҗанов" КФХ, Дамир Фазлыев - "Бәкер" КФХ, Андрей Федоров "Вәлиев" КФХ, Рәсим Хәбибуллин - Баулы аграр колледжы, Равил Хаҗипов - "Урал" ЧҖҖ, Ильсур Хәлфетдинов - "Исламгалиевлар" КФХ, Самат Шәяхмәтов - "Мәсәлимова" КФХ, Сергей Корбанов (яшь механизаторлар арасында абсолют чәчү батыры) - "Колос" кооперативы һәм Илькам Бәдретдинов (абсолют чәчү батыры) - "Кызылъяр" ЧҖҖ.

http://www.bavly-tat.ru/ru/gallery/category/17--2012

Фото: http://slavatrudu30.narod2.ru/fotografii/

http://vk.com/album-33383487_158346820

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев