Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Президент котлавын алды

Шушы көннәрдә Баулыда яшәүче Фәхирә Хуҗиева 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Фәхирә Хуҗиева лаеклы елга чыкканчы "Урал" колхозында хезмәт куйган. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләгән, бүген аның 6 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова котладылар. Аңа Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасы тапшырылды.

Фото Баулы муниципаль район сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев