Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Новости

Йорт өлкәннәрен законлаштыралар Йорт өлкәннәре белән очрашуда район башлыгы А.Хәбибуллин йорт өлкәннәренең статусы турында карар проекты әзерләнүе хакында хәбәр итте. Тиздән шәһәр советы утырышында йорт өлкәннәре һәм урам комитетлары рәисләре, шулай ук аларны бүләкләү турында положение каралачак. Әлеге документта йорт өлкәннәренең хокуклары һәм бурычлары турында әйтелә. Бүләкләү күләме һәрбер йорт...

Йорт өлкәннәрен законлаштыралар

Йорт өлкәннәре белән очрашуда район башлыгы А.Хәбибуллин йорт өлкәннәренең статусы турында карар проекты әзерләнүе хакында хәбәр итте.
Тиздән шәһәр советы утырышында йорт өлкәннәре һәм урам комитетлары рәисләре, шулай ук аларны бүләкләү турында положение каралачак. Әлеге документта йорт өлкәннәренең хокуклары һәм бурычлары турында әйтелә. Бүләкләү күләме һәрбер йорт өлкәне өчен аерым билгеләнәчәк һәм фатирлар санына, ТКХ өчен түләү җыю дәрәҗәсенә, ОДН зурлыгына, милекнең сакланышына һәм йортта яшәүчеләрне төзекләндерү эшләренә җәлеп итүгә бәйле булачак. Беренче 24 таныклыкны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Г.Ибраһимов йорт өлкәннәренең район җитәкчелеге белән очрашуында тапшырды.

Николашкинода эшсезләр аз

Новозареченск бистәсендә узган хисап җыелышында җирлек башлыгы А.Платонов кызыклы демографик мәгълүматлар китерде.
Новозареченск авыл җирлегендә бүгенге көндә 1521 кеше яши. Җирлек составына 5 торак-пункт: Новозареченск, Таллыкүл бистәләре, Дмитриевка, Николашкино, Измайлово авыллары керә. Халыкның күпчелеге - 660 кеше җирлек үзәгендә - Новозареченск бистәсендә яши, иң азы - Дмитриевкада - 58 кеше. Тулаем алганда җирлектә хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк (798 һәм 723), ә менә Николашкинода ир-атлар саны 4кә артык - 186 кеше, хатын-кызлар - 182. Бу авыл эшсезләр саны азрак булуы белән аерылып тора. Новозареченскида 34 эшсез исәпләнә, Таллыкүлдә - 15, ә Николашкинода яшәүче 363 кешенең нибары 4есе генә эшсез.

Көндәшлек һәрчак кулланучы файдасына

Районда 302 кибет эшли.
Шәһәребезгә сәүдә челтәрләре килүе һәм алар тарафыннан 150 млн. сум күләмендә инвестицияләр кертелүе сәүдә өлкәсендә җитди көндәшлек тудырды. Халыктан товарлар ассортиментының ярлылыгы турында шикаятьләр керү туктады. Район буенча 1000 кешегә (базарлар мәйданнарын исәпкә алып) 624 квадрат метр сәүдә мәйданы туры килә. Җәмәгать туклануы әйләнеше дә артты, 2011 елда ул 149,7 млн. сум тәшкил итте, бу 2010 ел белән чагыштырганда 14,8 процентка артыграк.

Үз өлешебезне кертә алабыз

Серафим Саровский чиркәве каршында "Лепта" хәйрия хезмәте төзелде.
Әлеге хезмәтнең инициаторы Ольга анакай. Хезмәтнең төп максаты - мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү. "Лепта" хезмәте гаилә һәм җитди проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтерлек кешеләр арасында арадашчы булып тора, дип яза Ольга анакай ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр турында мәгълүматлар урнаштырылачак чиркәү сайтында.

Яшь каратэчылар наркотикларга каршы

Каратэ кекусинкай белән мавыгучы балалар Башкортстанда узган ярышларда призлы урыннарны яуладылар.
Октябрьский шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр арасында каратэ кекусинкай буенча үткәрелгән ачык беренчелектә Баулыдан, Туймазыдан, Шараннан яшь спортчылар катнаштылар. Ярышлар "Яшьләр наркотикларга каршы" лозунгы астында узды. Баулыдан ярышларда тренер-инструктор Ильяс Садретдинов җитәкчелегендә шөгыльләнүче 9 малай һәм кыз чыгыш ясады. Аларның 6сы призлы урыннар яуладылар. Альберт Хафизов, Алишер Хаҗиәхмәтов һәм Анита Симонова беренче, Роберт Гыйззәтуллин һәм Тимур Сәлахов икенче, Илсаф Әхмәтҗанов өченче урыннарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев