Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кызылъяр урамнарына ут бирделәр

Авыл җирлегенең электр энергиясе өчен бурычлары бетерелгәннән соң, Кызылъярда, ниһаять, урамнарга ут бирелде. Ләкин барлык урамнарда да түгел икән шул.

Кызылъяр авыл җирлеге экономияләү максатыннан урам фоторелеларын сәгать механизмнарына күчерде, ягъни ут тәүлекнең билгеле бер вакытында гына кабызылган. Кайбер трансформатор пунктларында әлеге механизмнар сафтан чыккан һәм алыштыруны, ремонтлауны таләп итә. Авыл җирлегенең хезмәт күрсәтүче предприятиегә дә бурычы бар иде. Хәзер аларга акча күчерелде. Авыл кешеләренә электр энергиясе бирүне генә көтәсе калды. Шунысын да әйтергә кирәк, Кызылъярда, бурычларын түләмәү һәм Энергосбыт белән килешүне озайтмау аркасында, 12 октябрьдә Совет, Ф.Яруллин һәм Тынычлык урамнарын су белән тәэмин итүче насос туктатылды. Җирлек башлыгы хәлнең төзәләчәгенә ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев