Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кызыклы хәбәрләр көтәбез

Биш ел элек газета битләрендә "Каршы элемтә" исеме астында яңа рубрика барлыкка килгән иде. Әлеге дәвердә бу рубрикага меңгә якын кеше мөрәҗәгать итте. Вакыт укучы белән газета арасындагы мондый элемтәнең мөһимлеген раслады.

2012 елны әлеге рубрикага укучыларыбыздан 107 хәбәр керде. 97 хәбәр газета битләрендә басылды, шуның 75енә җаваплар алынды. Укучыларыбыз үзләренең мөрәҗәгатьләрендә торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына, шәһәр һәм авылларны төзекләндерүгә, юлда йөрү куркынычсызлыгына, урамнарны яктыртуга, пассажирлар транспорты хәрәкәтенә, сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы һәм башка мәсьәләләрне күтәрделәр.
Узган еллар белән чагыштырганда, каршы элемтәгә аноним хәбәрләр азрак килә башлады. Аннары тагын бер факт аеруча сөендерде - укучыларыбызның яртысы диярлек, безгә мөрәҗәгать иткәнче сорауларына җаваплар, аңлатманы үзләре эзләп карый. Җавап ала алмаган яки ул канәгатьләндермәгән очракта гына ярдәм сорап "каршы элемтә"гә шалтыраталар. Шул ук вакытта, үзләре бармакка бармак та сукмыйча, редакциядән җавап таләп итүчеләр дә бар. Гадәттә, андый кешеләрнең күбесе исемнәрен атамый - "күләгәдә" калып, безнең ярдәм белән кемгәдер гаеп ташларга яки еллар буе хәл ителмәгән проблеманы тиз генә чишәргә тели.
Редакциягә кергән сорауларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска тырыштык - күбесен җитәкчеләргә җиткердек һәм комментарийлар алдык. Сорауларга җавапларны халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлекләре башлык-лары бирде.
Газета битләрендә басылган җавапларның кайберләре укучыларны тулысынча канәгатьләндермәвен яхшы аңлыйбыз, әмма, мәсәлән, юл яки тротуар төзетү, яңа су линиясе үткәрү бездән тормый. Хәер, кайчакта бер шалтырату белән хәл ителгән проблемалар да булды - укучыларыбыз мондый очракта безгә рәхмәт белдерәләр.
Хөрмәтле укучыларыбыз, "Каршы элемтә" рубрикасына мөрәҗәгать итегез, сөйләгез, языгыз, үзегезне борчыган сораулар, проблемалар белән бүлешегез! Без сездән шикаятьләр генә түгел, ә күңелле яңалыклар да көтәбез - ишегалдыгызда, урамыгызда, авылыгызда булган уңай хәбәрләрне безгә дә җиткерергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев