Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулының 1нче санлы мәктәбе 85 яшен билгеләде

Бу шатлыклы вакыйганы бергәләп билгеләү өчен мәктәпнең актлар залына аның тату коллективы, укучылар, төрле еллардагы чыгарылыш укучылары, укытучы-ветераннар, кунаклар җыелдылар.

Баулыдагы иң олы урта мәктәп 1928 елда салынган. Элек башлангыч мәктәп булган, аннары җидеелык, соңрак урта. Мәктәп традицияләре, искиткеч педагоглары белән бай. Аның күп чыгарылыш укучылары районыбызда гына түгел республикада, илебездә танылганнар.

Кунакларны мәктәп директоры Ландыш Кәлимуллина, район башлыгы Альберт Хәбибуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Регина Зверева сәламләделәр. Матур җырлар яңгырады, бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук зур торт та пешергәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев