Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылылар Курган өлкәсе Сабан туенда катнаштылар

Баулы районының зур делегациясе район башлыгы Альберт Хәбибуллин җитәкчелегендә 16 июньдә Курган өлкәсенең Шадрин районы Юлдус авылында узган өлкә Сабан туенда катнашты.

Татар халкының әлеге күркәм бәйрәмендә Курган өлкәсе губернаторының беренче урынбасары, Курган өлкәсенең авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате департаменты директоры Сергей Жданов катнашты. Татарстан президенты котлавын Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров укыды.

Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин Насыйровлар гаиләсенә бүләк тапшырды. Насыйровлар нәселе бик күптәннән татар авылы Юлдуста яшиләр. Авылга исә быел 457 ел тулган.

Баулы артистлары Курган татарларын һәм казахларын матур концерт номерлары белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев