Баулыда яңа ел иртәләре уза
Бәйрәм 6нчы санлы мәктәптә дә үтә - биредә "Иң яхшы яңа ел уенчыгы" конкурсы игълан ителде. Укучылар үз куллары белән кәгазь, тукыма һәм башка материаллардан ясап уенчыклар китергәннәр.
Башлангыч сыйныфлар өчен иртәләр, урта сыйныфлар өчен кичәләр һәм өлкән сыйныф укучылары өчен маскарадлар тәмамлангач әлеге конкурста җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Мәсәлән, 4нча сыйныф укучылары өчен матур бәйрәм оештырылды - элек алар яңа ел әкияте карады, аннары уеннарда катнаштылар, Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары белән биеделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев