Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда – ОРВИ эпидемиясе

Башка муниципаль районнардагы кебек үк, Баулыда кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны арту күзәтелә.

Баулы район үзәк хастаханәсе мәгълүматлары буенча, бу атнада ОРВИ билгеләре белән медицина ярдәме сорап бер көнгә уртача 70-90 кеше мөрәҗәгать иткән. Хастаханәгә соң мөрәҗәгать итү сәбәпле, авыр хәлдәге авырулар да бар. Анализ күрсәткәнчә, ОРВИдан соң өзлегүләр чирне нәкъ менә аяк өсте үткәрү һәм прививка ясатмау аркасында барлыкка килә. Медиклар баулылыларга кеше аеруча күп булган урыннарда булмаска тырышырга, биналарны ешрак җилләтергә, авыру билгеләре сизелүгә табибка күренергә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев