Баулыда күчмә маммограф эшли
Диспансерлаштыру кысаларында район үзәк хастаханәсе территориясендә күчмә маммограф эшли.
Ул республика онкология үзәгеннән килгән һәм ике атна эчендә 1600 хатын-кызны тикшерергә тиеш. Ике көн эчендә 229 кеше тикшерү узган. Маммограф тикшерүенә 39, 42, 45, 48, 51 яшьтәге һәм шул рәвешле 99 яшькә кадәрге хатын-кызлар җәлеп ителә. Тикшерү график нигезендә алып барыла, моның өчен участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев